«Мэрхэмэтле ярдэм»: игелекле хезмэт

“Мәрхәмәтле  ярдәм”: игелекле хезмәт

21 гасырда интернет һәм югары технологияләр чорында яшәсәк тә, мөселманнарга танышу-очрашу өчен мөмкинлекләр күп булмавы ачыкланды.

Соңгы еллар статистикасына күз салсак,  гаилә коручыларның яше олыгая бару күзгә ташлана: элегрәк гаилә коручыларның төп өлеше 25 яшьтә булса, бүгенге көндә бу сан егерме тугызга якынлашкан.Таркалган гаиләләрнең саны өйләнешүчеләрнең яртысына тигез икән. Төпле, ныклы гаилә төзү өчен ниләр җитми соң, кавышкан парлар ни сәбәпле аерыла? Бу сораулар күпләрне борчый. “Мәрхәмәтле ярдәм”  таныштыру үзәге  белгечләре фикеренчә, бу проблеманы чишү юлларын Коръәнгә таянып эзләргә кирәк. Яшьләрнең генә түгел, олы яшьтәге кешеләрнең дә никахның нәрсә икәнен, аның шартлары нидә икәнлеген, гаиләдә хатын-кыз  белән  ир-атның рольләре нинди булуын   дөрес күзаллаучылары күп түгел. Сәбәбе нидәдер, тәгаен әйтүе кыен, ләкин күп кенә ата-аналар, балаларының никахлашып торып аерылуларына караганда, никахлашмыйча гына очрашып (исламда бу зина кылу- бик зур гөнаһ санала), ахыр чиктә барыбер аерылуларын хуплыйлар.Кайберләре бу хәлне кеше сүзеннән курку белән дә аңлаталар. Алар уйлавынча, никахлашмыйча гына очрашып йөрү аларның бер дә кияүдә булмавы һәм бер дә өйләнмәгән булуына тиң, ә никахлашкан очракта, туган-тумача, дус-ишләр хәбәрдар булалар, димәк, җаваплылык арта. Агентлыкның төп максаты -ныклы парлар төзүгә булышлык күрсәтү, аларга ислам дине буенча дөрес яшәүнең күркәм ысулларын, һәм кешедән куркуга караганда, Аллаһтан куркуларының дөрес икәнлеген аңлату.

Ислам динендә гаиләгә, аның бәхетле булуына зур әһәмият бирелә.Коръәндә  “Рум” сүрәсенең 21нче аятендә болай дип әйтә:  “Аллаһының кодрәтеннән: Ул сезгә, алар аша тынычлык табар өчен үзегездән хатыннарыгызны бар кылды һәм сезнең арагызда үзара мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелекне булдырды. Хактыр ки, бу эшләрдә фикерли белүче кавемнәр өчен гыйбрәтләр бар”.Аллаһы Раббыбыз безгә зур бүләген биргән – ул мәхәббәт хисе. Шуның аркасында гаилә барлыкка килә һәм үсә. Әгәр гаилә Аллаһ кануннары буенча яшәсә, анда Аллаһының бәрәкәте һәм рәхмәте артачак, илаһи мәхәббәт чагылачак.

“Мәрхәмәтле ярдәм”  мөселманнар  өчен таныштыру үзәге  эшен башлап җибәрүгә бер айдан артык вакыт үтте.Шул арада  бу хезмәткә йөздән артык кеше мөрәҗәгать итте.Агентлыкка бөтен Татарстаннан киләләр, хәтта Башкортостаннан да ишетеп килүчеләр булды.Баксаң, бу проблема шәһәребездә генә түгел, ә гомумән, республикабызда  да  кискен тора икән.

Үзәккә мөрәҗәгать итүчеләрнең  48 % ы  хатын-кыз, 52% ы  ир-атлар. Ир-егетләребезнең күбрәк  булуы, мөгаен, мөслимә хатын-кызларыбызның тыйнаклыгына  да  бәйледер.Бирегә  килүчеләрнең 66% ы  Аллаһ (с.в.т) тарафыннан фарыз дип танылганнарны үтәүчеләр. Га­и­лђ дђ­вам­лы бул­сын љчен, ди­не­без ир бе­лђн ха­тын­ныћ биш тљр­ле мат­дђ­дђ – ике­се­нећ дђ мљ­сел­ман бу­луы, дин­нђ­ре­нећ то­ры­шы, мал, нђ­сел, џљ­нђр ягын­нан якын бу­лу­ла­ры бе­лђн ту­ры ки­лњ­лђ­рен шарт итеп куя. Шу­л ук вакытта ђле иман, ка­леб­лђ­ре ны­гы­п җитмәгән  та­тар­ла­ры­быз  белән дә эшлибез.Ан­ке­та­ла­рдагы мәгълүматларны  љй­рђнгәннђн соћ, шулай ук әңгәмә  барышында   клиентларыбызның психологик портретын  күзаллап, тђћ­гђл ки­лер­гђ мљм­кин по­тен­ци­аль пар­ларны  ­  якыннары кат­на­шын­да оч­ра­шу­га ча­кы­рабыз.

“Мәрхәмәтле ярдәм” хезмәте кысаларында төрле дәресләр, фикер алышу, әңгәмәләр уздырырга ниятлибез.Әлегә нинди темалар актуаль булыр микән, әйтеп узган проблемалардан кала тагын нинди проблемалар өстендә эшләвебез кирәк микән дигән сорауларга җавап эзлибез.Бу мәсьәләдә мөрәҗәгать  итүчеләрнең яшенә, тормыш тәҗрибәсенә дә игътибар итү кирәк. Аларның 53% ы —  30-55 яшьтәгеләр, 18-29 яшьтәгеләр -29%, 56 яшьтән олылар -18% ны тәшкил итә. Танышып, гаилә кору нияте белән килүчеләрнең 51% бер тапкыр да  өйләнмәгәннәр (кияүгә чыкмаган). Арада тормыш  иптәшләрен югалтып, тол калучылар да бар (6%). Бәхетле, матур тормыш итү өчен  иманлы, ныклы гаилә кешегә  бөтен мөмкинлекләрне бирә. Бәхетле гаилә  исә Җирдә җәннәтнең чагылышы булып тора.

Мосел­ман­нар­ны та­ныш­ты­ру эшен без Ал­лах ри­за­лы­гы очен тулэусез алып ба­ра­быз. Бирегэ диндэ булмаган кешелэр дэ килергэ момкин, яшь хэм башка критерийлар буенчак чиклэр юк.“Хэр­бер эш ни­ят­кэ ка­рап бэя­лэ­нер” ди­гэн хэдис бар. Хэр­кай­сы­быз эшләре­без­не фэ­кать Ал­лах ри­за­лы­гын омет итеп ке­нэ эш­лэр­гэ ти­еш. Га­и­лэлэр­гэ тор­мыш ко­рып жибэруг­э яр­дэм – га­мэл дэф­тэ­ре­нэ язы­ла­сы са­вап­лы эш­ дип ина­нып эш­ләнгән эшләребезнең берсе.

 

Эльвира  Сабитова — “Мәрхәмәтле ярдәм”

 мөселманнар  өчен таныштыру

үзәгенен администраторы

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *